"Озын Алан" ДТКТ белгечләре "Муниципаль китапханәләр эшчәнлегендә гражданнарның экологик мәдәниятен формалаштыру" темасына семинарда катнашты

2017 елның 3 феврале, җомга

Семинар ТР Тәтеш муниципаль районы Үзәк китапханәсендә узды. "Озын Алан" ДТКТ башлыгы Н.А. Железновның "Татарстан Республикасының махсус сакланучы табигый территорияләре" темасына яңгыраган доклады кереш өлеш булды. Семинар-киңәшмә барышында, Россиядә Экология елы һәм Татарстан Республикасында Экология һәм җәмгыяви киңлекләр елы игълан ителү сәбәпле, эш һәм уртак чаралар үткәрү планы төзелде. Аудиториядә китапханәләрнең тыюлык белән хезмәттәшлегенә һәм аның мәгълүмат ирештерү эшчәнлегенә бәйле күп кенә сораулар яңгырады.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International