Кышлаучы кошларны коткарыйк!

2017 елның 6 феврале, дүшәмбе

Табигатькә карата мәрхәмәтле караш тәрбияләү максатында Әгерҗе районында "Кышын кошларны ашатыгыз" акциясе игълан ителде. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында Әгерҗе урманчылыгы белгечләре тарафыннан сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Акция кысаларында үзенчәлекле җимлек ясау буенча конкурс узды, анда ата-аналары белән берлектә мәктәп укучылары актив катнашты. Конкурсантлар бу эшкә барлык осталыгын һәм фантазиясен җикте. Жюри әгъзаларына конкурста катнашучылар арасыннан иң яхшыларын сайлап алу буенча катлаулы мәсьәләне хәл итәргә туры килде. Конкурс критерияләре буенча җимлекләр гамәлдә кулланылышлы, үзенчәлекле итеп, сыйфатлы, эстетик яктан зәвыкълы ясалган булырга тиеш иде.

Чара тәмамлангач 200дән артык балага "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ тарафыннан мактаулы грамоталар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды, ә "Могҗиза-ашханә" һәм "Гамәли иҗат җимеше" номинациясендә җиңүчеләргә кыйммәтле призлар да эләкте.

Җимлекләрне мәктәпләрнең ишегалларында, балалар бакчаларында һәм ял итү паркларында элеп чыктылар. Кошларның чыркылдашып, "аш табыны" артында мәш килүен балалар рәхәтләнеп күзәтеп торалар.

Конкурста катнашучыларны котлыйбыз һәм мәрхәмәтле һәм файдалы эшләре өчен рәхмәт белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International