Төбәк әһәмиятендәге комплекслы профильле "Спас" дәүләт табигый тыюлыгы белгечләре, ТР Спас муниципаль районының "Колосок" балалар бакчасы тәрбиячеләре Осинцева Вера һәм Яхина Юлия белән берлектә, махсус сакланучы табигый территорияләр елы кысаларында "Һәр кошчыкка – үз җимлеге" шигаре астында чара үткәрделәр. Чараның максаты – балаларның кошлар турындагы белемнәрен арттыру. Үсеп килүче яшь буынга тыюлык белгече Мурзак Любовь ТР Кызыл китабына кертелгән кошлар, аларның табигатьтәге роле, кышлау шартлары һәм ниләр белән тукланулары, елның салкын чорында нинди азыкка мохтаҗ булулары хакында сөйләде.
Экология дәресе барышында балалар шигырьләр сөйләде һәм табышмакларга җаваплар бирде. Чара тәмамлангач гадәткә әйләнгән иң яхшы җимлек ясау конкурсына йомгак ясалды. Иң актив катнашучыларга якын киләчәктә бүләкләр тапшырылачак.