"Кичке Таң" ДТКТ хезмәткәрләре ТР Әгерҗе районының "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм Кичкетаң урта мәктәбендә укучылар өчен "Кышын кошларны ашатыгыз!" акциясен үткәрде.
Кыш – барча кошлар өчен дә авыр чор. Аларга салкыннарны, бозлавыкларны, оясыз һәм ризыксыз тереклек итүләрне кичерергә туры килә. Кагыйдә буларак, февральдә көчле җилләр еш исә, бураннар чыга һәм һава температурасы түбән була. Канатлы дусларыбызның популяцияләрен саклап калу өчен аларны ашатып тору зарур. Кыш дәвамында "Кичке Таң" ДТКТ инспекторлары Әгерҗе районының гомуми белем бирү учреждениеләре белән берлектә кошларны ашату эше белән шөгыльләнә. Балалар мондый чараларны оештыруда һәм үткәрүдә бик теләп катнаша: ата-аналары белән берлектә җимлекләр ясыйлар, азык җыялар һәм кошлар өчен "ашханә"ләр оештыралар.