Экология елы кысаларында "Казан" халыкара аэропортының көтү залында (1А терминалы) Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре тарафыннан "Татарстан Республикасының махсус сакланучы табигый территорияләре" темасына күргәзмә оештырылды. Стендларда сирәк очрый торган хайваннарның һәм үсемлекләрнең фотолары күрсәтелгән. Тематик экспозиция экологик мәдәниятне формалаштыруга, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясында төрләрнең кимү проблемасына игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Күргәзмә март аена кадәр эшләячәк.