Урманчылар илнең "Россия чаңгы юллары-2017" чаңгы ярышларында катнашачак

2017 елның 17 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре Казан шәһәренең Киров районы, Юдино поселогында булып узачак "Россия чаңгы юллары-2017" Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышларында катнашачак.

Йөгереш чаңгыларында йөрү – иң кулай һәм үтемле кышкы спорт төрләренең берсе.  Елның кышкы чорында карлы урман аша чаңгыда йөреп кайту үзе ни тора. Чаңгыда йөрү көндәлек мәшәкатьләрне онытырга, кәефне күтәрергә һәм сәламәтлекне ныгытырга булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International