Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановны юбилее белән котлыйбыз!

2017 елның 1 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасының урман тармагында эшләүче барлык хезмәткәрләр исеменнән Рөстәм Нургали улы Миңнехановны 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! Республиканың урман хуҗалыгына күрсәтә торган даими игътибары, ярдәме-булышлыгы өчен бик зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Шушы бәйрәмендә Республика Президенты Рөстәм Миңнехановка ихлас күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, куйган максатлары һәм ниятләренең тормышка ашуын, дәүләт хезмәтендәге җаваплы эшендә киләчәктә дә зур уңышларга ирешүен телибез. Тынычлык, муллык һәм гаилә бәхете насыйп булсын!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International