“Безнең урманда яшәүчеләр”

2017 елның 10 марты, җомга

“Озын Алан" дәүләт комплекслы табигать заказнигы хезмәткәрләре “Тәтеш шәһәренең “Бәләкәч” балалар бакчасы” МБ мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә “Безнең урманда яшәүчеләр, туган якның биологик төрлелеге” дигән темага экологик әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында бакчада тәрбияләнүчеләр Татарстан Республикасы фаунасының сирәк очрый торган һәм киң таралмаган вәкилләре белән танышты. Аларга ак койрыклы бөркетләрнең яшәү тирәлеге, аларның оя корулары һәм орнитологларның эше турында фильм да күрсәтелде. Дәрес ахырында Татарстан Республикасында яшәүче җәнлекләр һәм кошлар турындагы табышмаклардан төзелгән викторина уздырылды. Актив катнашкан балалар истәлекле бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International