Саба районында 2016 елдагы хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясау һәм Саба урман хуҗалыгының барлык структур бүлекчәләрендә 2017-2019 елларга коллектив килешүен кабул итү булды

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

Чарада Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры А.Ә. Нәзиров, Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миңнеханов, урман тармагы профсоюзлары рәисе И.И. Гыймадиев, Саба урман хуҗалыгы ветераннары һәм алдынгылары катнашты.

Тантаналы өлештә урман тармагы хезмәткәрләренең иң яхшыларына бүләкләр тапшырылды.

“Иң яхшы урман питомнигы” бөтенроссия конкурсында катнашкан өчен, ТР урман хуҗалыгы министры А.Ә. Нәзиров Урман селекция-орлыкчылык үзәгенә Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының грамотасын тапшырды.

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр:

1. Урман байлыкларын саклауда һәм арттыруда ирешкән уңышлары өчен “Саба урман хуҗалыгы” ДКУ, җитәкчесе – урманчы Васил Нурулла улы Гыйззәтуллин;

2. Дәүләт биремен тормышка ашырган һәм үтәгән һәм утырту материалы үстергәндә сыйфатлы күрсәткечләргә ирешкән өчен “Укыту-тәҗрибә Саба урман хуҗалыгы” ДБУның Урман селекция-орлыкчылык үзәге, директоры – Руслан Әүдит улы Газизов;

3. Дәүләт биремен уңышлы тормышка ашырган һәм куелган бурычларны хәл иткәндә күрсәткән үҗәтлек, максатка омтылучанлык һәм җаваплылык өчен “Укыту-тәҗрибә Саба урман хуҗалыгы” ДБУ, җитәкчесе – Илһам Гайдулла улы Рәхмәтуллин;

4. Урман хуҗалыгы системасында озак еллар буе нәтиҗәле, тел-теш тидермәслек хезмәте өчен Могътәсимова Зоя Хәсән кызы;

5. Табигатьне саклауны пропагандалауда, урман байлыкларын саклауда һәм арттыруда актив катнашкан өчен Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының “Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе” МБ урта гомуми белем бирү учреждениесенең Мәктәп урманчылыгы, җитәкчесе – Рафил Рөстәм улы Шәрипов.

 

Намуслы хезмәте, югары профессиональлеге, Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы системасында нәтиҗәле хезмәте өчен “Лесхоз” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең матди-техник тәэминат бүлеге башлыгы Владимир Иванович Андреев;

2. Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы системасында күпьеллык хезмәте, хезмәт йөкләмәләрен намуслы үтәве өчен “Шәмәрдән” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Сабабаш кишәрлеге тракторчысы Фәнис Фәрит улы Шәрәфиев;

3. Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы системасында күпьеллык хезмәте, хезмәт йөкләмәләрен намуслы үтәве өчен “Шәмәрдән” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте Курса кишәрлеге агач эшкәртү цехы станокчысы Зөфәр Мөхтәбәр улы Хәсәнов;

4. Намуслы хезмәте, югары профессиональлеге, Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы системасында нәтиҗәле хезмәте өчен “Укыту-тәҗрибә Саба урман хуҗалыгы” ДБУның дендрология бакчасы инженеры Булат Зөфәр улы Әмирханов.

 

Саба муниципаль районының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр:

1. Урман хуҗалыгы системасында күпьеллык хезмәте һәм иҗтимагый тормышта активлыгы өчен “Шәмәрдән” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Шәмәрдән кишәрлеге урманчысы Илһам Нигъмәтулла улы Хәйруллин;

2. Урман хуҗалыгы системасында күпьеллык хезмәте һәм югары күрсәткечләре өчен “Саба леспромхозы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең сувенир цехы шомартучысы Гөлзилә Әюп кызы Мәрданова;

3. Урман хуҗалыгы системасында күпьеллык хезмәте һәм иҗтимагый тормышта активлыгы өчен Әлфия Наил кызы Абдуллина;

4. Урман хуҗалыгы системасында күпьеллык хезмәте һәм югары күрсәткечләре өчен “Шәмәрдән” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Кукмара кишәрлеге агач эшкәртү цехы станокчысы Олег Александрович Иванов;

5. Урман хуҗалыгы системасында күпьеллык хезмәте һәм югары күрсәткечләре өчен “Укыту-тәҗрибә Саба урман хуҗалыгы” ДБУның Мишәбәш кишәрлеге тракторчысы Илсур Мансур улы Нигъмәтуллин;

6. Урман хуҗалыгы системасында күпьеллык хезмәте һәм югары күрсәткечләре өчен Татарстан Республикасы “Укыту-тәҗрибә Саба урман хуҗалыгы” ДБУның Урман селекция-орлыкчылык үзәге хезмәткәре Миләүшә Кәрам кызы Әхмәтҗанова;

7. Урман хуҗалыгы системасында күпьеллык хезмәте өчен “Шәмәрдән” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Ленино кишәрлеге сатучысы Рузалия Габделбәр кызы Гарипова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International