РФ Урман кодексына төзәтмәләр Россия Табигать министрлыгының төбәкләрдә урманнан файдалануны контрольдә тоту вәкаләтләрен арттырачак

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

Федераль законның РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы эшләгән шундый проектын РФ Хөкүмәте утырышында ведомство башлыгы Сергей Донской тәкъдим итте.

Проект урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә төбәкләрнең дәүләт хакимияте органнарының федераль вәкаләтләрне башкаруы мәсьәләләрен җайга салучы яңа норма кертә. Аерым алганда, тапшырылган вәкаләтләрне башкару мәсьәләләре буенча Рослесхозга Россия Федерациясе субъектларының иң югары вазыйфаи затларына үтәлүе мәҗбүри булган күрсәтмәләр бирү хокукы бирелә.

Утырышта әлеге документ хупланды, закон проекты озакламый РФ Дәүләт Думасына беренче укылышта депутатлар каравына кертеләчәк.

РФ Урман кодексын тормышка ашыру тәҗрибәсен исәпкә алып, закон проекты урман законнарының хокукый җайга салу өчен актуаль булмаган нигезләмәләрен (мәсәлән, 83 нче статьяның Россия Федерациясе вәкаләтләрен аерым төбәкләргә башкару өчен тапшырмау мөмкинлеге турындагы 2 нче өлешен) төшереп калдырырга тәкъдим итә.

С.Донской билгеләп үткәнчә, бу үзгәрешләрне кабул итү урман фонды җирләре белән идарә итүгә бәйле мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салуны камилләштерергә ярдәм итәчәк, шулай ук урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә төбәкләрнең үзләренә тапшырылган вәкаләтләрне үтәвенең нәтиҗәлелеген контрольдә тоту өчен яхшы коралга әвереләчәк.

Бу закон проекты Россия Федерациясе Урман кодексы нигезләмәләрен “Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимиятенең закон чыгару (сайланган) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында” 2015 елның 13 июлендәге № 233-ФЗ Федераль закон белән тәңгәлләштерә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International