Урман белгечләре ерынты-чокырларга, кырларга саклагыч агачлар утырту буенча документлар әзерләү турында селектор киңәшмәсендә катнашты

2017 елның 15 марты, чәршәмбе

 

Селектор киңәшмәсе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында видеоконференция режимында узды. Ул авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр туфрагының уңдырышлылыгын саклау һәм арттыру максатыннан һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның һәлак булган кыр саклагыч урман утыртмаларын яңадан тергезүне финанслау буенча әмерен үтәү йөзеннән үткәрелде.

Чарада урманнарны яңадан җитештерү һәм урман үстерү бүлеге башлыгы Тимур Галиев, урман хуҗалыклары директорлары һәм инженерлары, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, муниципаль районнарның мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары рәисләре катнашты.

Ерынты-чокырларга һәм кырларга утыртыла торган саклагыч агачлар, шулай ук һәлак булган кыр саклагыч урман утыртмаларын яңадан тергезү (кыр саклагыч урман утырмаларын өстәп утырту, кыр саклагыч урман утырмаларын чыбык-чабыктан һәм чүп-чардан чистарту, сайланма санитар кисү), хезмәтне саклау һәм эш урынында имгәнүләрне булдырмау буенча документлар әзерләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International