"Һәр сыерчыкка – бер оя"

2017 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Зарарлы бөҗәкләрне һәм аларның личинкаларын ашап, агач корткычлары белән көрәштә кошлар бик зур файда китерә. Табигать безне матур чәчәкләр,  үсемлекләрнең хуш исе, кошларның моңлы сайравы белән шатландырып торсын өчен, канатлы дусларыбызны җәлеп итәргә, аларга "өйләр" – сыерчык оялары ясап куярга кирәк.

15 март көнне шәһәр гимназиясе каршындагы мәктәп урманчылыгы әгъзалары, Нурлат урманчылыгының кишәрлек урманчылары белән бергәләп, агачларга сыерчык оялары элү өчен, Чияле Алан кишәрлеге урманчылыгына бардылар. Кош ояларын балалар технология укытучысы – мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Фәнис Гаязов кул астында өч ай дәвамында ясаганнар. Былтыр балалар үз куллары белән 30 оя ясаган булса, быел алар саны – ике тапкыр артыграк. Кош ояларын бөтен урманчылыкка таратачаклар, барлык кишәрлек урманчылыкларында элеп куячаклар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International