“Бездән балалар бик канәгать булып китә, безнең өчен бу – иң әһәмиятле нәтиҗә”

2017 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Экология елына багышланган чаралар планын тормышка ашыру кысасында “Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең 1 нче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе – Т.И. Шәймәрданова) Үрнәк бистәсендәге урман музеенда булдылар. Һәр кеше үз авылының гына түгел, үз урманының да тарихын белергә тиеш. Урман музеенда тиңе булмаган экспонатлар тупланган. Экскурсовод – “Арча урманчылыгы” ДКУ белгече Н.И. Җиһаншина балаларны Арча урман хуҗалыгының тарихы белән таныштырды. Экскурсиянең баштагы өлешендә балаларга кешеләр агачтан ясаган көнкүреш әйберләре (савыт-саба, уенчыклар, чабата һ.б.) турында сөйләделәр, йорт, тегермән макетларын күрсәттеләр. Урманыбызның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы экспонатларын балалар үз күзләре белән күрде. Аларга күркәләрдән алынган орлыклар коллекциясен дә күрсәттеләр. “Ел саен без нәни дусларыбыз өчен яңа төрле танып-белү программасын төзибез. Әйтергә кирәк, болай эшләү үз җимешләрен бирә. Бездән балалар бик канәгать булып китә, безнең өчен бу – иң әһәмиятле нәтиҗә”, – дип билгеләп үтте Н.И. Җиһаншина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International