Бу бәйрәм беренче тапкыр 1971 елда урманнарны саклауга рәсми чакыру буларак яңгыраш алды. БМО Генераль ассамблеясының 23 нче съездында Европаның авыл хуҗалыгы конфедерациясе тәкъдиме һәм башка авыл хуҗалыгы оешмалары хуплавы белән Халыкара урман көнен уздыру турында указга кул кую карары кабул ителә. Бәйрәм көне итеп 21 март билгеләнә. Бу очраклы түгел, чөнки нәкъ шушы көнне Җирнең Төньяк ярымшарында – язгы, ә Көньяк ярымшарында көзге көн-төн тигезлеге җитә.
Урманнарның дөнья экологиясе иминлеген тәэмин итү, планетабызның тотрыклы алга китеше, кеше тормышы өчен әһәмиятенә игътибарны җәлеп итү максатыннан, Халыкара урман көне дөньяның барлык илләрендә билгеләп үтелә. Бәйрәмнең максаты һәм бурычлары булып, планетада яшәүче бар халыкның тормышында урманнарның, аларны беренче яратылмыш хәлендә саклап тотуның мөһимлеге, саклау ысуллары турында мәгълүмат бирү, яшел утыртмаларны тәрбияләү һәм чимал сыйфатында рациональ файдалану тора.
Халыкара урман көне уңаеннан Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы белгечләре, ел саен, мәгариф учреждениеләрендә төрле чаралар уздыра, үсеп килүче буынның игътибарын урманнарын саклауның һәм яңартып торуның зарурилыгына юнәлтә.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы барыгызны да чын күңелдән Халыкара урман көне белән тәбрик итә! Планетабызның яшел байлыгының сакланышы һәм иминлеге турында һәркем кайгыртса иде. Урман бит безгә бик күп якты тәэсирләр, тәмле җиләк-җимешләр һәм күңелле ял бүләк итә. Янгыннар һәм корылык беркайчан да булмасын иде. Бәйрәм белән!