Фәнни-гамәли семинарда нефть һәм газ ятмаларын эксплуатацияләүнең, урман кишәрлекләрендә маркшейдерлык һәм геодезия эшләрен башкаруның актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2017 елның 21 марты, сишәмбе

20 мартта “Казан (Идел буе) федераль университеты” югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесендәге Геология һәм нефть-газ технологияләре институтының Өстәмә белем бирү, сыйфат менеджменты һәм маркетинг үзәгендә “Геодезия, маркшейдерлык, җирләрне тәртипкә китерү эшләрен оештыру һәм башкаруның актуаль мәсьәләләре һәм нефть-газ ятмаларының заманча геодезия инфраструктурасын төзү” дигән темага семинар булды. Аренда мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Ф.Ф. Әхмәдуллин “Нефть һәм газ ятмаларын эксплуатацияләүнең, урман кишәрлекләрендә маркшейдерлык һәм геодезия эшләрен башкаруның актуаль мәсьәләләре” темасына доклад белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International