Арчаның 3 нче номерлы башлангыч мәктәбендәге чара шундый шигарь белән үтте. Аны “Ашыт” ДКТЗ белгечләре 3 нче сыйныф укучылары белән уздырды. Заказник белгечләре балаларны туган якның махсус сакланучы табигать территорияләре белән таныштырдылар. КВН рәвешендә үткән чараның төп максаты – үсеп килүче буынга экологик белем бирү, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, табигатькә мәхәббәт уяту, игътибарларын экология проблемаларына җәлеп итү. Бу чараны балалар иҗади итеп уздырдылар: нәфис сүз дә, музыкаль номерлар да файдаланылды. Катнашучыларга чара ахырында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының бүләкләре һәм дипломнары тапшырылды.