“Кичке Таң” заказнигы белгечләре “Табигать һәм анда безнең урыныбыз” фәнни-гамәли мәктәп конференциясендә катнашты

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

Экология һәм җәмәгать урыннары елына багышлаган “Табигать һәм анда безнең урыныбыз” төбәкара фәнни-гамәли мәктәп конференциясе ТР Әгерҗе районының “Кичке Таң урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе базасында узды. Конференция эшендә “Кичке Таң” дәүләт заказнигы инспекторлары, Әгерҗе районы, шулай ук Удмуртия Республикасының Алнаш һәм Малая Пурга районнары мәгариф оешмаларының биология һәм экология укытучылары  катнашты.

Конференциянең максаты мәктәп укучыларының табигатьне саклау  буенча, интеллектуаль иҗат активлыгын үстерү, укучыларның экология проблемалары белән кызыксынуын формалаштыру, укучыларның проектлар ясау күнекмәләрен формалаштыру иде. Конференциядә экологик белем һәм тәрбия бирү, педагогларның иҗади потенциалын үстерү, экологик белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә аларның хәбәрдарлыгын арттыру буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

“Кичке Таң” дәүләт заказнигы белгечләре ачык дәресләргә керделәр, тәкъдим итүләрдә катнаштылар, осталык дәресләре үткәрделәр, укучыларның һәм матбугат чаралары вәкилләренең сорауларына җавап бирделәр. Семинарда катнашучылар алдында “Кичке Таң” ДКТЗ начальнигы А.Г.Фәйзуллин чыгыш ясады: “Табигатьне саклау – һәркемнең изге бурычы. Һәрбер терек нәрсәгә изге итеп карагыз”.

 Чара тәмамлангач, актив катнашучыларга дипломнар һәм Татарстан Республикасы Кызыл китабының өченче басмасы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International