ТР Питрәч муниципаль районының "Күн урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе базасында укучылар, укытучылары һәм Лаеш урманчылыгы белгечләре белән бергәләп, 2017 елга Экология календарен төзегән. Проектны Экология елына багышланган дәрестә тәкъдим иттеләр. Аның максаты: экологик грамоталылык һәм мәдәнилек формалаштыру. Бурычлары: экологик белемнәр базасын тулыландыру; күрсәтмә һәм тел материалы белән эшләгәндә, танып-белүгә кызыксыну формалаштыру, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.
Балалар күп эш башкарган: экологик даталарны билгеләп куюның тарихы, әйләнә-тирәне саклау проблемалары, табигатьне саклау буенча төрле илләрдә ел саен уздырыла торган акцияләр турында кыскача мәгълүмат әзерләгәннәр.
Шул Эклогия календаре нигезендә мәктәптә сыйныфтан тыш чаралар, акцияләр, күргәзмәләр, конкурслар һәм күп кенә башка нәрсәләр үткәрергә планлаштыралар.
" Эклогия календаре" телдән журналы
18 апрель – Тыюлыклар һәм милли парклар көне
Бүген Россиядә төрле табигать зоналарында 136 тыюлык һәм 35 милли парк исәпләнә. Краснодар краенда 1 тыюлык – "Кавказ" һәм 1 милли парк – "Сочи". Крайда 16 заказник һәм 407 табигать һәйкәле бар. Табигать һәйкәлләренең иң күбесе – Сочи шәһәрендә (90) һәм Туапсе районында (65).
22 апрель – Җир көне
Россиядә Җир көне 1990 елдан бирле билгеләп үтелә. Ул көнне бөтен илдә кино фестивальләре, күргәзмәләр, концертлар, матбугат конференцияләре, урам йөрешләре, мәктәпләрдә чыгышлар, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эш оештырыла, мөрәҗәгатьләр һәм петецияләр әзерләнә.
29 октябрь – Халыкара биологик төрлелек көне
Биологик төрлелек – бик күп төрле үсемлекләр һәм хайваннарның яшәве – кешенең исән калуы өчен зарури шарт. тик барыбыер биологик төрлелек кими бара, ә экологик тигезлек үзгәрешләргә дучар була.
5 июнь – Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне
Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне – урманарда митинглар, велосипедчылар парады, "яшел" концертлар, мәктәпләрдә иншалар һәм плакатлар конкурслары, агач утырту кебек күңелле тамашалар белән бара торган халык бәйрәме, шулай ук калдыкларны эшкәртү һәм территорияләрне җыештыру кампаниясе ул.
17 июнь – Бөтендөнья чүлләр барлыкка килү белән көрәш көне
Чүлләр барлыкка килү – бөтен дөньяда тирәлекнең начарлану процессларының иң хәвефлеләреннән берсе. Ул 1 миллиардтан артык кешенең сәламәтлегенә һәм яшәү чыганакларына куркыныч тудыра. Чүлләр барлыкка килү һәм корылык ел саен чама белән 42 миллиард долларлык авыл хуҗалыгы продукциясен югалтуга китерә.
16 сентябрь – Озон катламын саклау көне
Озон катламы җир өстендә космос белән тоташкан гаять зур юрган булып тора. Әгәр ул катлам кайчан да булса юкарса, бөтен биосфера, бөтен терек әйберләр өчен куркыныч. Кеше тәненә ультрашәмәхә нурлар эләгүдән тире яман чире, сукырлык һәм башка авырулар барлыкка килергә мөмкин.