“Буа урманчылыгы” ДКУ территориясендә – семинар-киңәшмә

2017 елның 29 марты, чәршәмбе

29 мартта “Буа урманчылыгы” ДКУ территориясендә, урманнардан файдалану, аларны саклау, яклау һәм кабат торгызу буенча уздырылучы чараларның сыйфатын арттыру максатыннан, семинар-киңәшмә булды.

 Бу чарада катнаштылар: Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ә.Н. Бәдертдинов, министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, “Рослесинфорг” ФДБУ вәкилләре,  шулай ук кишәрлек урманчылары, инженерлар, “Буа урманчылыгы”, “Ары урманчылыгы”, “Яшел Үзән урманчылыгы”, “Идел буе урманчылыгы”, “Шәһәр яны урманчылыгы”, “Тәтеш урманчылыгы”, “Кайбыч урманчылыгы” ДКУ җитәкче-урманчыларның урынбасарлары.

Киңәшмә барышында урманнарны торгызу эшләрен кабул итү буенча төп мәсьәләләр турында, урманнарда федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыруга һәм урман законнарын бозган өчен административ җаваплылыкка тарту тәртибенә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Моннан тыш “Гражданнарга шәхси ихтыяҗлары өчен урман утыртмаларын бирү тәртибе”, “Дәүләт урман реестрын алып бару тәртибе турында” һәм “Агач материалы әзерләүнең 2016 елның 13 сентябрендәге № 474 МПР боерыгы белән расланган яңа кагыйдәләре” дигән темаларга докладлар тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International