Акция кысасында түгәрәк өстәлләр, лекцияләр, ачык дәресләр, рейдлар, рәсемнәр һәм фотолар күргәзмәләре, өмәләр узачак.
"Парклар маршы" өстәмә экологик белем бирүнең кызыклы һәм нәтиҗәле формаларыннан берсе булып тора. Акцияне уздыру барышында белем бирүнең төп бурычларыннан берсе – кешенең экологик аңын формалаштыру, әйләнә-тирә мохиттә аның үз-үзен тотышын үзгәртү хәл ителә.
"Парклар маршы" Татарстан Республикасында Кыргый табигатьне саклау үзәге тәкъдиме белән 1996 елдан бирле ел саен оештырыла.
Акциянең максаты – җәмгыятьнең барлык катлауларын (бизнесны, матбугат чараларын, дәүләт органнарын, җирле халыкны) махсус сакланучы табигать территорияләребезгә ярдәм итү идеясе тирәсенә берләштерү. Төп нигезне тәшкил итүче идеяләр, сценарийлар, аларның атрибутлары буыннан буынга озак еллар дәвамында тапшырылып барсын өчен, без әлеге акцияне традициягә кертеп җибәрергә омтылабыз, ә бу аларга республика мәдәниятенең мөһим өлешенә әверелергә мөмкинлек бирәчәк.
"Парклар маршы" кешеләргә нәрсә бирә соң? Барыннан да бигрәк ул һәр кешегә сакланучы табигать территорияләре турында милли байлыгыбыз буларак күбрәк белергә һәм бу территорияләрне саклауга үзеннән шәхси өлеш кертергә: чараларда катнашырга, түләүсез волонтерлык ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Акциянең тагын бер әһәмиятле вазифасы бар: үсеп килүче буынга экологик белем һәм тәрбия бирү. Йөз еллар элек безнең милли үзаңыбыз нәкъ менә табигать кочагында формалашкан бит. Кеше күңеленең шушы табигый нигезен саклап калуның мөһимлеге республиканың икътисади үсеше шһәмиятеннән ким түгел. Заманча шәһәрләрнең асфальтында түгел, ә сәламәт табигать кочагында гына без үзебезне егерме беренче гасырдагы очраклы күршеләр булмыйча, ата-бабаларыбызның йөзләгән буыннары береккән бердәм гаилә итеп тоя алабыз.