1917 елның 11 гыйнварында (иске стиль белән 1916 елның 29 декабрендә) Баргузада (Байкал күленең төньяк-көнчыгыш яры буенда) Россиянең дәүләт тыюлыгын булдыру турында карар кабул ителә. Шул чакта ук Аучылык тыюлыкларын саклау турында закон да кабул ителә. Россия тыюлыкларының дәүләт системасы елъязмасы нәкъ шул көннән башлап санала, гәрчә 1917 елда оештырылган Саян кеш тыюлыгы хәзерге Россия территориясендә беренче булса да (ул Гражданнар сугышы вакытында юк ителгән, аннары 1939 елда яңадан торгызылып, 1951 елда бетерелгән).
Тыюлыклар һәм башка махсус сакланучы табигать территорияләре, аеруча күренекле һәм кыйммәтле аерым төрләрне саклаудан башлап (әйтик, Баргуза тыюлыгы Россиянең кыйммәтле мехлы җәнлекләр байлыгын гәүдәләндерүче кешләрне саклап калуда төп рольне уйнады), экосистемаларны һәм аларның комплексларын саклауга, төрле үсемлекләр һәм хайваннары булган бер типтагырак һәм шулай ук уникаль зона ландшафтларын саклап калуга кадәр озын юл үттеләр.
Бары тик тыюлыклар булганга гына, Россиядә кеш, кыргый үгез, юлбарыс һәм хайваннан һәм үсемлекләрнең башка күп төрләре, беренчел рәвештәге далаларның соңгы утраучыклары һәм уникаль урман массивлары сакланып калды. Хәзерге заманда махсус сакланучы табигать территорияләре дәүләтнең планетабыз язмышына һәм киләчәк буыннарның иминлегенә мөнәсәбәте күрсәткеченә әверелде.
Махсус сакланучы табигать территорияләре (МСТТ) дәүләт кадастры мәгълүматлары буенча, 2017 елның 1 гыйнварына ТРның табигый тыюлыклар фонды гомуми мәйданы 168,86 мең га барлык дәрәҗәләрдәге 174 МСТТдан тора, шул исәптән гомуми мәйданы 128,15 мең га булган 169ы – төбәкләрнеке. Шулай итеп, республика мәйданының 2,49 процентында табигать комплексларын, ландшафтларны һәм биологик төрлелекне саклау һәм кабат торгызу өчен уңайлы шартлар тудырылган. Ул территорияләрдә Татарстан Республикасы Кызыл китабына кертелгән сирәк очрый торган һәм юкка чыгып баручы 612 төрдәге үсемлекләр, хайваннар һәм гөмбәләрне генә түгел, Россия Федерациясе Кызыл китабына кертелгән 70 төрдәгеләрен дә саклау һәм кабат торгызу тәэмин ителә. Алар арасында җофар, камчат, гади кызылказ, балыкчы карчыга, дала карчыгасы, дала бөркете, могильник, бөркет, шоңкар, балобан, соры торна, Европа бәрдесе, астрагал Цингера, рус боҗыры кебек төрләр һәм тагын берничәсе бар. Ассызыклап әйтергә кирәк: 25 төр Халыкара табигатьне саклау берлегенең Кызыл китабына кертелгән.
Хәзер ТР МСТТның нигезен дәүләтнең 11табигать заказнигы тәшкил итә: “Ашыт”, “Кичке Таң”, “Чатыр-Тау”, “А.И.Щеповских ис. дала”, “Озын Алан”, “Спас”, ”Чулпан”, “Свияжск”, “Балтач”, “Чиста болыннар” һәм “Зөя буйлары”.
Безне шул факт шатландыра: ел саен меңнән артык укучы табигать турында иҗади эшләр яза. Аларда, барыннан да бигрәк, үзләренең кече Ватаннарындагы урманнарның, яр буйлары, елгалар, күлләрнең торышы өчен борчылу ярылып ята. Аларны чүп-чардан арындыруда катнашып, агачлар утыртып, үсмерләр үзләренең актив табигать сакчысы икәнлекләрен күрсәтәләр. Безнең бурыч – балаларның сузылган кулын ныграк тоту, үз артыбыздан ияртү, кулланучы кешеләр буынын түгел, ә җәмгыятьнең икътисадый файда алу-алмавыбызга карамастан, табигатьнең яшәргә хокукы барлыгын аңлаучы җаваплы әгъзаларын тәрбияләү.
Дәүләт сәясәте һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә җайга салу департаменты мәгълүматлары буенча, 2016 елның 1 гыйнварына Россия Федерациясендә МСТТ өлкәсендә гамәлдәге законнар кысасында Россия Федерациясе субъектлары билгеләгән: дәүләтнең 103 табигать тыюлыгы, 48 милли парк, дәүләтнең федераль дәрәҗәдәге 64 табигать заказнигы, дәүләтнең төбәк дәрәҗәсендәге 2243 табигать заказнигы, 8 меңнән артык табигать һәйкәле (шул исәптән 17се – федераль дәрәҗәдәге), шулай ук башка категорияләрдәге төбәк һәм муниципалитет дәрәҗәсендәге 2,8 меңнән артык МСТТ бар.