Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә (Саба муниципаль районы) орлыклар чәчү тәмамланды. Анда ябык тамыр системалы (ЯТС) утырту материалы үстерелә. 4 теплицага 4 млн. данә Европа чыршысы, гади нарат, себер карагачы һ.б. орлыклар утыртылды. Чәчүнең икенче этабын урман хуҗалыгы белгечләре май-июнь айларында башкарырга планлаштыра. Үзәктә 2017 елга барлыгы 12 млн данә утырту материалы үстерергә ниятлиләр.
Кәлшәләр теплицаларда 4-6 атна тора. Аннары аларны, табигать шартларына яраклаштыру өчен, чыныктыру кырларына күчереп утырталар. Хәзерге көндә чыныктыру кырларында 8 миллионга якын ябык тамыр системалы утырту материалы бар. Алар алда торган язгы урман эшләрендә файдаланылачак.
Биш ел эчендә Урман селекция-орлыкчылык үзәге киң танылу алды, Россиянең һәм якын чит илләрнең урманлы төбәкләрендә популярлык казанды. Танышу һәм тәҗрибә алмашу өчен, бу уникаль предприятиегә Алтай крае урманчылары килеп китте, якын арада Иркутск өлкәсеннән делегация килүе көтелә.