Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын сату-алу килешүе төзүгә хокукны сату буенча аукцион булды

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

Аукционга ике урманчылыктан: Арча һәм Сабадан барлыгы 90 лот куелган иде.

№ 42, 44, 46, 76, 77, 78, 80, 81, 86, 87, 89, 90 лотлар буенча аукцион узды дип санала. Аукционның җиңүчеләре белән беркетмәләр имзаланачак, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын сату-алу килешүе төзеләчәк.

№ 1-41, 43, 45, 47-75, 79, 84, 88 лотлар буенча аукцион узмады дип танылды (Россия Федерациясе Урман кодексының 80 маддәсе 7 пунктының 1 пунктчасы).

№ 82, 83, 85 лотлар буенча, аукционда катнашуга гаризалар булмау сәбәпле, аукцион узмады дип танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International