Казан шәһәренең 15 нче номерлы татар гимназиясендә үткән дәрес “Экологик системада урманнарның роле” дип аталды. 6 нчы сыйныф укучылары белән экология темасына әңгәмәне министрлыкның икътисад бүлеге башлыгы урынбасары И.Р. Шәрифуллин үткәрде.
Чараның максаты – яшь буынның игътибарын биологик төрлелекне саклап калу һәм экологик иминлекне тәэмин итү мәсьәләләренә юнәлтү.
Экодәрес барышында И.Р. Шәрифуллин балаларга табигать һәм кешеләр өчен урманның асыл кыйммәте нинди булуын сөйләде:
“Урман һаваны машиналардан чыккан газлар белән пычранудан чистартырга булыша, тавышның көчен киметә. Ә бу зур шәһәрләрдә яки транспорт күп йөри торган магистральләр янында яшәүче кешеләр өчен бик мөһим. Урман ризык, шулай ук мех, дару үләннәре шикелле чимал чыганакларыннан берсе булып тора. Кеше тормышында урманның иң зур вазифаларыннан берсе булып агач материалын табу һәм әзерләү тора. Агач материалы һәм урман әзерләү процессында барлыкка килүче башка төрле чимал кеше яшәешенең барлык өлкәләрендә диярлек файдаланыла”.
Ул шулай ук урман янгыннары белән көрәш һәм урманнарны саклау турында укучыларның исенә төшерде. “Сорау – җавап” форматындагы файдалы әңгәмә барышында укучылар урман массивларына походка бару кагыйдәләре, экологияне саклау һәм Татарстан Республикасы урманнарындагы хайваннар дөньясы белән кызыксындылар.