Фәнни-техник совет утырышында министрлыкта “Татарстан Республикасында уңыш бирүчәнлекне арттыру өчен кыр саклагыч урман полосаларын булдыру һәм яңадан торгызу” проектын карадылар

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Министрлыкта фәнни-техник совет утырышы булды, анда перспективалы берничә фәнни-җитештерү эшкәртмәләрен, шул исәптән “Татарстан Республикасында уңыш бирүчәнлекне арттыру өчен кыр саклагыч урман полосаларын булдыру һәм яңадан торгызу” проектын карадылар. Бу программа республикадагы уңдырышлы авыл хуҗалыгы җирләренең халәтен яхшыртуга юнәлдерелгән. Проектны эшләү турыдан-туры Татарстан Республикасының Социаль-икътисади үсеш стратегиясенә бәйләнгән.

“Кыр саклагыч утыртмаларны булдыру һәм яңадан торгызу көзге-кышкы чорда туфракта дым туплануны яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк, чөнки алар кар тоту, ягъни кар катламын кырларга бертигез яткыру вазыйфасын башкара, туфрактагы туң тирәнлеген киметә, аның дым сеңдерүчәнлеген арттыра. Моннан тыш, андый утыртмалар белән сакланучы кырларда үстерелүче культуралар, ачык урыннардагы белән чагыштырганда, уңышны 15-20 процентка артыграк бирергә сәләтле. Кыр саклагыч урман утыртмаларының роле коры җилләрдән саклауда да бәяләп бетергесез, туфракның кибүенә юл куймыйлар һәм авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелегенә турыдан-туры тәэсир итәләр”, – дип билгеләп үтте үз чыгышында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы А.И. Дружин.

ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ә.Н. Бәдертдинов, үз чиратында, бу теманың Татарстан Республикасы өчен көн кадагында торуын өстәде: “Республиканың агросәнәгать төбәге булуын исәпкә алып, аграр секторга аерым игътибар бирелә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына буйсынучы учреждениеләр дә, тиеше финанс бүлеп бирелгән очракта, кыр саклагыч утыртмалар булдыру буенча эш башкаручылар булырга әзер. Бу максатларны гамәлгә ашыру өчен кирәкле техника һәм киң ассортиментта утырту материалы бар. Ләкин әлеге проблемаларны хәл иткәндә шуны онытмаска кирәк: булдырылган саклагыч утыртмаларның күп кишәрлекләре кадастр исәбенә куелмаган. Алга таба алардан файдалануда бу кайбер кыенлыклар тудыра. Бу уңайдан ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына, ТР муниципаль берәмлекләренә, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белән бергәләп, бу кишәрлекләрне кадастр исәбенә кую буенча гамәлләр алгоритмын төзергә тәкъдим итәм”.

Бу проектны утырышта катнашучылар барысы да хуплады, башка дәүләтләрнең бу юнәлештәге уңай тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк, дигән тәкъдим дә кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International