Урман янгынына каршы көрәш Яшел Үзән районы территориясендә барды

2017 елның 25 апреле, сишәмбе

24 апрель көнне Яшел Үзән районы территориясендә урман янгынын сүндерү һәм гадәттән тыш хәлнең нәтиҗәләрен бетерү буенча өйрәнүләр узды. Чарада 160 кеше: ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасындагы Баш идарәсе белгечләре һәм  хезмәткәрләре, урман хуҗалыклары директорлары, җитәкче-урманчылар катнашты. Өйрәнүләрдә, Россия МЧСның МИ-8 вертолетын, камера-телевизор куелган пилотсыз 2 очу аппаратын һәм квадракоптерны да кертеп, 20 берәмлектән артык махсуслаштырылган техника кулланылды.

Урман массивына терәлеп үк торучы авыл хуҗалыгы җирләрендә корыган үләнгә рөхсәтсез ут төртү нәтиҗәсендә, Әйшә участок урманчылыгының 190 нчы кварталы территориясендә урманның өске туфрак катламында янгын чыккан, дип саналды. Янгын турында хәбәр телефоннан Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының радиотапшыргыч җайланмасына 8-800-100-94-00 туры номерына килде.

Һаваның коры һәм җилле булуы аркасында, ут тиз арада зур мәйданга таралды. Аскы өлештәге янгын югарыга сикерде, “Хыял” балаларны сәламәтләндерү лагерена, аннары Наратка күчте.

Урман тармагы белгечләре урман янгынын сүндерү, урман янгыны бригадасындагы зыян күргән кешегә беренче медицина ярдәмен күрсәтү ысулларын өйрәнделәр. Дәүләт урман инспекторлары белән бергәләп, хокук саклау органнары оператив эзләү чаралары уздырды, шулай ук халыкны эвакуацияләде һәм вакытлыча урнаштыру пунктларына җибәрде.

Өйрәнүләрдә беренче тапкыр, утның күрше төбәккә күчүенә юл куймау максатыннан, Мари Иле республикасының Урман янгыннары формированиеләре белән төбәкара хезмәттәшлек итү кулланылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International