“Урман утырту көне” табигатьне саклау республика акциясендә катнашырга чакырабыз!

2017 елның 28 апреле, җомга

Иртәгә, 29 апрельдә, республика күләмендә “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясе була. Табигатькә битараф булмаганнарның барысын да бу чарага кушылырга чакырабыз.

Гадәт буенча, акция республиканың барлык муниципаль районнарында, Шәһәр яны урманчылыгының һәм Казан шәһәренең берничә мәйданчыгында: Биектау кишәрлеге урманчылыгында Зур Дәрвишләр бистәсенең 93 нче кварталы тирәсендә 15 га мәйданда; Матюшино кишәрлеге урманчылыгының 46 нчы кварталында 2 га мәйданда; Иске Казан кишәрлеге урманчылыгының 171 нче кварталында 3 га мәйданда узачак. Үзәк чара Казанда – шәһәрнең Идел буе районындагы Вахитов скверында була, анда ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Дәүләт Советы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре һәм журналистлар катнашачак.

Әлеге чараның максаты – республиканың урман ресурсларын торгызу һәм арттыру гына түгел, гражданнарда урманга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, аны саклап калу проблемаларына җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү, экологик хәлне һәм кешеләрнең яшәү тирәлеген яхшырту да.

Акциядә барысы 40 меңнән артык татарстанлы катнашачак. Республика территориясендә гади нарат, Европа чыршысы, Себер карагае, вак яфраклы юкә, гади миләш һ.б. кебек урман барлыкка китерүче токымнарны утыртачаклар. 29 апрельдә барлыгы 1,5 млн данә яшь агач утыртылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International