Төбәкара ЭКОфорумның максаты булып мәгариф учреждениеләрендә белем алучыларны әйләнә-тирә мохитнең экологик торышы проблемаларын өйрәнү эшенә һәм табигатьне саклауның мәктәп укучыларына экологик тәрбия бирергә ярдәм итүче бурычларын хәл итүдә гамәли катнашуга җәлеп итү торды.
Чарада катнаштылар: экология һәм табигать киңлекләре министры урынбасары Фаяз Фәнил улы Шакиров; башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илһам Фидаил улы Гайнетдинов; Арча шәһәренең “Төньяк” территориаль идарәсе, “Балтач” ДКТЗ хезмәткәрләре; ТР Фәннәр академиясенең баш белгече Лилия Касыйм кызы Мөхәммәтҗанова; “БРИК мәгариф идарәсе” МКУ башлыгы урынбасары Ләйсән Фәрит кызы Гатауллина; Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Альфред Заһир улы Әхмәтханов.
ТР, РФ Киров өлкәсенең Малмыж районы, Мари Иле Республикасының Мари-Төрек районы мәгариф учреждениеләренең 5-11 нче сыйныф укучылар форумның катнашучылары булдылар. Алар үзләре яшәгән урынның әйләнә-тирә мохите торышын өйрәнү буенча эзләнү эшләре башкарган иде.
Конференция түбәндәге секцияләр буенча уздырылды:
- Туган як флорасы һәм фаунасының экологик проблемалары
- Туган якның сакланучы территорияләре һәм объектлары
- Икътисади экология
- Экология һәм сәламәтлек
- Әдәбиятта һәм сәнгатьтә экология проблемалары.
Форум кысасында Балтач районының Кызыл китабын (яңартылган вариант, 2017 ел басмасы) тәкъдим итү булды.