Татарстан урманчылары “Үлемсез полк” сафына басты

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

2017 елның 9 Маенда Алмас Нәзиров Нурлат районында Җиңүнең 72 еллыгына  багышланган бәйрәм чараларында катнашты. Тантаналы митингта ул нурлатлыларга Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын тапшырды һәм Җиңү язын бүләк иткән буынга рәхмәт белдерде: “Кадерле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре, без сезгә ихластан, чын күңелдән Рәхмәт әйтәбез. Сезгә нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхет, шатлык һәм һәрвакыт тынычлыкта яшәвегезне, беркайчан да сугыш кайгысын белмәвегезне телибез! Киләчәк буыннарның баш өстендә һәрвакыт чиста, аяз күк булсын, мәңгелеккә тарихка кереп калган каһарманнарның аларга тигезләнерлек батырлыгы бар кеше өчен дә тиңе булмаган ватанпәрвәрлек, батырлык, фидакарьлек, куркусызлык үрнәге булып калсын”.

Министрлык һәм аның карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре бу көнне бөтен гаиләләре белән “Үлемсез полк” массакүләм йөрешләрдә катнаштылар. Мөлкәтне идарә итү бүлеге башлыгы урынбасары Айрат Низамиев үзенең кызы белән бергә бабайларының портретларын алып чыкканнар. Алар менә нәрсәләр сөйләде: “Салих Фатыйх улы Фатыйхов сугышка 34 яшьтә киткән. Украина фронтында хезмәт иткән. 1943 елның 6 маенда Кырым станицасын азат иткәндә һәлак булган. Җәләй Низамедтин улы Низамиев 1941 елдан 1944 елга кадәр хезмәт иткән. Старшина – разведчик булган. Яраланып кайткан. Без ел саен бөтен гаиләбез белән бабайларыбызны искә алабыз һәм аяз күк йөзе өчен аларга Рәхмәт әйтәбез. 9 Май шикелле көннәрдә без үзебезне җиңүчеләрнең варислары итеп хис итәбез. Һәм бу хис “Үлемсез полк” аркасында көчәя”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International