Апрельнең 24 еннән 30 ына кадәр Санкт-Петербургта Мәктәп укучыларының экология буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Җиңү өчен Россиянең 64 төбәгеннән 227 катнашучы көрәште. Татарстаннан анда 29 өлкән сыйныф укучысы катнашты. “Лесхоз урта гомуми белем мәктәбе” МБМУнең 11 нче сыйныф укучысы Марат Зиннәтов (“Табигать варислары” Арча мәктәп урманчылыгы әгъзасы) экология буенча тирән белемгә ия булуын күрсәтте. Ул инде берничә ел рәттән экология олимпиадасының республика этабы призеры булып килә, икенче ел рәттән йомгаклау этабында Татарстан данын яклый. Маратның олимпиадага тырышып әзерләнүе нәтиҗәсез калмады. Ул теория һәм проект ясау турларының шактый катлаулы мәсьәләләрен уңышлы чишеп, призлы урын алды. Маратны лаеклы җиңүе белән котлыйбыз! Остазлары С.А. Корбановага, В.Г. Шакировка һәм аның әти-әнисенә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез!