“Табигатьне саклау – һәрберебезнең бурычы!”

2017 елның 12 мае, җомга

“Казанның халыкара мәктәбе” автоном коммерциясез гомуми белем бирү оешмасында 60 укучы катнашында “Урман дәресе” булды. Кишәрлек урманчысы Нурсил Фоат улы Гыйбадуллин, күрсәтмә әсбаплар кулланып, балаларга урман, аның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы роле турында сөйләде: “Урман – җир өслегендә бара торган күп процессларга йогынты ясаучы куәтле табигый фактор. Ул – кошлар һәм җәнлекләрнең яшәү урыны. Ул кислород эшләп чыгара һәм җирдәге тереклекне саклый. Урман ул – без ял сәгатьләрендә бара торган урын. Агач материалын башкасына алыштырып була, ә тере урманны берни белән дә алыштырып булмый. ЮНЕСКО мәгълүматлары буенча, урманнар Җир йөзеннән бер минутка 29 гектар тизлегендә юкка чыга. 1 гектар урман сезон эчендә 10 тонна углекислый газ йота. Яшел утыртмалар шәһәрдәге шау-шуның 20 процентын киметә. Урманнар суны да үзенә тарта. Урманнар булган җирдә, туфракны дымландырып, яңгырлар ява, икмәк һәм терлекчелек белән шөгыльләнү өчен үлән үсә. Чагыштыру өчен: Сахарада һәм башка чүлләрдә урманнар юк, шуңа күрә анда яңгырлар да булмый. Һиндстанда үткәрелгән Халыкара урман үстерүчеләр конгрессының девизы да: “Урман ул – су. Су ул – уңыш. Уңыш ул – тормыш”, – дигән сүзләр иде.

Дәрес барышында балалар шулай ук урманчы һөнәре турында да күп яңалыклар белде һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен уен рәвешендә ныгытты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International