“Эко-яз” республика конкурсы һәм “Умырзая-2017” экологик агарту акциясе кысасында “Ашыт” дәүләт комплекслы табигать заказнигы белгечләре Арча районының Олы Бәрәзә башлангыч мәктәбендә экология дәресе үткәрде. Чара барышында балаларга махсус сакланучы табигать территорияләре турында, табигать һәйкәлләре, анда яшәүчеләр турында, табигый мирасыбызны саклау зарурлыгы турында сөйләделәр. Дәрес бик күп мәгълүматлы булды. Укучыларга Татарстанда үсүче һәм Кызыл китапка кертелгән беренче чәчәкләргә багышланган презентация күрсәттеләр, беренче чәчәкләрнең табигатьтәге әһәмияте турында сөйләделәр. Балалар “Нинди чәчәк икәнен бел” дип аталган уенда актив катнашты, бергәләшеп “Беренче чәчәкләрне саклагыз!” дигән рәсем-плакат һәм “Умырзаялар” аппликациясен ясаганда, үзләренең бөтен иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Моннан тыш, дәрес барышында укучылар үзләренең ничек итеп имән чикләвегеннән үренте үстерүләрен күрсәттеләр һәм аны мәктәп яны кишәрлегенә утыртырга җыенулары турында сөйләделәр.
Йомгаклау өлешендә экодәрестә актив катнашкан укучыларга дипломнар тапшырылды.