“Балтач” заказнигы территориясен чүп-чардан чистарттылар һәм яшь агачлар утырттылар

2017 елның 22 мае, дүшәмбе
Балтач урта гомуми белем мәктәбе укучылары белән бергәләп, “Балтач” заказнигы инспекторлары Нормабаш авылы янындагы су саклау зонасын чүп-чардан һәм чыбык-чабыктан чистарттылар. Чарада 25 укучы катнашты. Бу нәтиҗәле эштән соң активистлар агачлар утыртты. Яр буе линиясе буйлап барлыгы 700 нарат үсентесе утыртылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International