Лубян урман-техника көллиятенең “Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше” белгечлеген үзләштерүче 1 курс студентлары Станислав Козырев һәм Ульяна Селюнина “Яшь профессионаллар” V илкүләм чемпионатының (World Skills Russia) финалында “Ландшафт дизайны” компетенциясе буенча җиңү яуладылар һәм бронза призерлары булдылар.
Җиңүгә барып җитү җиңел генә түгел иде. Балалар чемпионатның берничә этабын уздылар. Февральдә “Яшь профессионаллар” төбәк чемпионатында, аннары Мәскәү өлкәсендә сайлап алу этабында җиңделәр (1 урын). Нәтиҗәдә Россия буенча иң яхшылар бишлегенә керделәр һәм Мәскәү, Хабаровск, Төмән, Калининград һәм Краснодар командалары арасында өченче урынны алып, Татарстан Республикасы исәбенә тагын бер медаль өстәделәр. Гомумкоманда медальләр зачетында Татарстан командасы, мәскәүлеләрдән әз генә калышып, 2 нче урынны алды.
Җиңү һәм казанышлар турында сөйләгәндә, команданың тренерлары – Лубян урман-техника көллиятенең административ-хуҗалык эшләре буенча урынбасары Наил Мөхәммәтвакыйф улы Сираҗетдинов һәм “Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше” белгечлегенең махсус фәннәр укытучысы Наталья Михайловна Сираҗетдинованың хезмәтен билгеләп үтмәү мөмкин түгел.