“Татарстанның чиста урманнары”

2017 елның 26 мае, җомга

2017 елның 27 мае – “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау республика акциясе кысасында Урман биләмәләрен бердәм җыештыру көне. Бу теманы яктыртуда катнашу өчен матбугат чаралары вәкилләрен дә чакырабыз.

Урман территорияләрен җыештыруда дәүләт гражданлык хезмәткәрләре, ТР Президенты Аппаратында, ТР Министрлар Кабинетында эшләүчеләр, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Прокуратурасы, министрлыклар, ведомстволар, суд органнары хезмәткәрләре, уку йортлары укытучылары һәм студентлары, җәмәгатьчелек катнашачак.

Инде традициягә әйләнгән “Татарстанның чиста урманнары” акциясе Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тәкъдиме белән уздырылучы әһәмиятле һәм зур масштаблы чараларның берсе булып тора. Ул, ике этапта – язын һәм көзен үткәрелеп, халык арасындагы популярлыгы артканнан-арта бара. Табигатьне саклау чараларының максаты – Татарстан урманнарында уңайлы санитар-экологик шартлар булдыру.

Республика урманнарының санитар халәте табигый һәм антропоген факторлар комплексы белән билгеләнә. Табигать күренешләрен алганда, урманнарның торышына тискәре йогынтыны корылыклар, салкыннар, давыллар ясый. Соңгы елларда урманнарның санитар торышына ял итәргә килүчеләрнең күбәя баруы да нык тәэсир итә. Шуның нәтиҗәсендә урманнар көнкүреш калдыклары белән пычрана.

Бу акция республиканың балансланган социаль-икътисади үсешенә һәм гражданнарның уңайлы тирәлектә яшәргә Конституциядә язылган хокукларын гамәлгә ашырырга ярдәм итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International