“Татарстанның чиста урманнары” акциясендә меңнән артык татарстанлы катнашты

2017 елның 29 мае, дүшәмбе

Узган шимбәдә “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау республика акциясе кысасында Урман биләмәләрен бердәм җыештыру көне булды. Урман территорияләрен җыештыруда төрле министрлыклар һәм ведомстволар хезмәткәрләре, уку йортлары укытучылары һәм студентлары, мәктәп укучылары, матбугат чаралары вәкилләре катнашты. Казан шәһәренә якын урыннарда акция ике урында: Дәрвишләр бистәсендә һәм Боровое Матюшинода узды. Активистлар 13 гектар урманнан 120м3 каты көнкүреш калдыклары, корыган агачлар һәм чыбык-чабык җыеп чыгардылар.

“Татарстанның чиста урманнары” акциясенең язгы этабы 2017 елның 25 апрелендә башланып киткәнне билгеләп үтәргә кирәк. Шуннан бирле Татарстан Республикасының 350 га урман фонды чистартылды, 2750 м3 чүп-чар җыеп түгелде. Моннан тыш урман фондына һәм автомобиль юллары буена куелган 92 мәгълүмат тактасы, аншлаглар, ял беседкалары төзекләндерелде. Урман фондының 488 арендаторы, 133 предприятие, шулай ук 15 бакча-дача ширкәте акциянең актив партнерлары булды.

“Татарстанның чиста урманнары” акциясенең язгы этабы 25 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International