Җир-ананың зәңгәр күзләре дип аталучы сулыклар табигатьнең гүзәл бизәкләре булып кына калмыйча, тормышның яшәү чыганагы да булып торалар. Алар, әгәр дә сакласаң һәм чиста итеп карап тотсаң, безне һәрчак сөендереп торачак.
14 июнь көнне Махсус сакланучы табигый территорияләр елы кысаларында Татарстан Республикасында экология акциясе – Иж елгасының су саклау зонасында өмә узды. Чараны “Кичке Таң” дәүләт табигый заказнигы хакимияте оештырды.
Билгеле булганча, су саклау зоналары – шәһәр халкының яратып ял итә торган урыны. Ләкин пикниклардан һәм сәяхәтләрдән соң өем-өем чүп-чар кала. Кызганычка, кайберәүләрнең экологик тәрбиясе үзләре артыннан җыештырып йөрергә комачаулый. Шул рәвешле чүплекләр барлыкка килә, ярлар калдыклар белән тула.
Экологик чарада гадәттәгечә “Эколят”лар – табигатьнең яшь дуслары һәм яклаучылары актив катнашты. Берничә сәгать эчендә мәктәп укучылары үзләренең өлкән остазлары белән берлектә Иж елгасының су саклау зонасы территориясен 2 чакрым озынлыгында чүп-чардан чистартты. Балалар пластик шешәләрне, алюминий банкаларны, полиэтилен пакетларны, кәгазь, пыяла ише күп кенә чүп-чарларны җыеп алдылар. Актив укучыларның тырышлыгы белән су саклау зонасы тәртипкә китерелде, 4 куб метр калдык җыеп алу мөмкин булды. “Эколят”лар өмәдән соң Иж елгасының ярлары әле бик озак вакыт чиста торыр, дип өметләнәләр. Билгеле булганча, чүпләмәгән җирдә чисталык була бит. Мәктәп укучылары “Кичке Таң” заказнигы хезмәткәрләре белән берлектә җәй дәвамында су саклау урыннарын һәм ял зоналарын чистарту буенча әле тагын берничә “экологик десант” үткәрәчәк.
Өмәгә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе делегациясе килде. Чара чарада катнашкан балаларга истәлекле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. Өмәдә катнашучылар алдында чыгыш ясап, “Кичке Таң” ДТКЗ башлыгы Әһли Гаскәр улы Фәйзуллин болай дип билгеләп үтте: “Күмәк башкарыла торган эш укучыларда туган төбәгенең табигатенә карата мәхәббәт уята, аны саклау һәм яклау омтылышын барлыкка китерә, шулай ук аларда хезмәт һәм экологик мәдәният күнекмәләрен тәрбияләргә булыша. Искиткеч, яшь булуларына карамастан, үсеп килә торган буын бик акыллы фикер йөртә. Балалар матурлыкны күрә һәм ул дөньяны коткарыр дип фикерли белә. Күренеп тора, балалар бик зур һәвәскәрлек белән эшләгәннәр”.
Бертуктамый искән җилгә һәм явып торган яңгырга карамыйча, өмәдә катнашучылар зур җитезлек белән эшләделәр һәм башкарылган эштән, аралашудан зур рәхәтлек алдылар.