“Дуслык” мәктәп яны лагерында дәрес

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Махсус сакланучы табигый территорияләр елы кысаларында “Спас” заказнигының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ТР дәүләт инспекторы Мурзак Любовь Спас муниципаль районының Өчкүл урта мәктәбе каршында оештырылган “Дуслык” көндезге мәктәп яны лагерында дәрес үткәрде. Чараның максаты булып Татарстанның тыюлыклы урыннары турындагы белемнәрне арттыру торды, дәрес барышында балалар фильмнар ярдәмендә республика тыюлыклары буенча сәяхәт кылды, тыюлыклар турында күп кенә яңалыкларны белде, аларның әһәмияте һәм роле, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турындагы белемнәрен арттырды. Фильмнарны караганнан соң балалар бик теләп иҗат эшенә кереште, карандашлар һәм буяулар ярдәмендә хайваннарның, чәчәкләрнең һәм үсемлекләрнең рәсемнәрен ясадылар. Татарстанның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын атый-атый, викторинада да актив катнаштылар. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, мәктәптә үсеп килүче яшь буынны экологик тәрбияләүгә зур игътибар бирелә һәм монда мөгаллимнәр Иванушкин Дмитрий белән Гришина Екатериналарның өлеше зур. Чара азагында лагерь җитәкчеләренә заказниктан ТР Кызыл китабының өченче басмасы һәм экология темасына истәлекле плакатлар бүләк ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International