1973 елның 9 гыйнварында ТАССР Аксубай районы Аксубай поселогында туган.
Белеме:
- 2001 елда Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясен тәмамлаган (төзелеш материаллары, эшләнмәләр һәм конструкцияләр җитештерү, инженер-төзүче, технолог);
- 2018 елда «Казан (Идел буе) федераль университеты» федераль дәүләт автоном югары белем бирү учреждениесен тәмамлаган (юриспруденция, магистр);
- 2024 елда «Казан дәүләт аграр университеты» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесен тәмамлаган (урман эше, магистр).
Хезмәт эшчәнлеге:
1990 – 1991 – Аксубай РК ДОСААФ инструкторы;
1991 – 1993 – Совет Армиясе сафларында хезмәт итү;
1994 – Әлмәт ш. «Востокмонтажгаз» трестының 5 нче Махсус идарә монтажчысы;
1995 – 2005 – шәхси эшкуар;
2006 – 2007 – Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының «Муниципаль заказ хезмәте» МУП генераль директоры;
2007 – Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы;
2008 – 2010 – Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары;
2010 – 2011 – Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе;
2011 – 2013 – Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының инвестиция-инновация эшчәнлеге буенча урынбасары;
19.09.2013 – 18.12.2013 – Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы, Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе;
20.12.2013 – 07.02.2018 – Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы;
08.02.2018 елдан бүгенге көнгә кадәр – Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры.
Дәүләт бүләкләре:
«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, 2005 ел;
РФ Төбәкләр үсеше министрлыгының Мактау грамотасы, 2009 ел;
«РФ табигатьне саклау отличнигы» билгесе, 2012 ел;
Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте, 2013 ел;
«Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны уздырудагы хезмәтләр өчен» медале, 2016 ел;
«Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен» медале, 2016 ел;
Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының Мактау грамотасы, 2017 ел;
Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте, 2017 ел;
«Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен» медале, 2018 ел;
Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының Мактау грамотасы, 2018 ел;
Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының Мактау грамотасы, 2020 ел;
Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте, 2020 ел;
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале, 2023 ел;
Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының Мактау грамотасы, 2023 ел;
II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале; 2023 ел;
«Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале, 2024 ел;
Татарстан Республикасы Рәисе рәхмәте, 2025 ел.