"Биләр урманчылыгы" ДКУ

назад

Биләр урман хуҗалыгы 1931 елда оешкан. Ул ­Алексеевск, Әлки, Аксубай, Нурлат, Чистай һәм Яңа Чишмә административ районнары территориясендә урнашкан.­ Урман фонды җирләренең гомуми мәйданы 50187 га тигез. Аның 47644 га – урман белән капланган җирләр, шуның 2950 га – урман культуралары. Кушылмаган урман культуралары 889 га мәйданны били.

  

Урман хуҗалыгы составына 5 урманчылык керә:

  • Алексеевск урманчылыгы - 7640 га;
  • Баганалы урманчылыгы - 11710 га;
  • Биләр урманчылыгы - 12251 га;
  • Кызыл юл урманчылыгы - 9502 га.
  • Ромодан урманчылыгы - 9084 га.

   

Урман төркемнәре буенча гомуми мәйданның бүленеше:

  • I төркем - 13907 га;
  • II төркем - 36280 га.

  

Өстенлек итүче токымнар буенча урман белән капланган мәйданнар бүленеше:­

  • ылыслы агачлар барлыгы 2037 га мәйданны били (шул исәптән: нарат - 1595 га; чыршы - 433 га);
  • каты яфраклы агачлар барлыгы 5757 га мәйданны били (шул исәптән: имән - 5449 га);
  • йомшак яфраклы агачлар барлыгы 39850 га мәйданны били (шул исәптән: каен - 4627 га, усак - 24337 га, юкә - 9908 га).

  

Агачларның гомуми запасы - 6914,5 мең м.3. Урман бүлемтеге - 102,6 мең кв. м3.

Нуруллин Рамил Равил улы
"Биләр урманчылыгы" ДКУ
Нуруллин Рамил Равил улы
Телефон:
8 (84341) 43-3-25
Email:
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International