"Бөгелмә урманчылыгы" ДКУ

назад

Бөгелмә урман хуҗалыгы 1931 елда оешкан. Ул Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш өлешендә ­Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы һәм Лениногорск административ районнары территориясендә урнашкан.­ Урман фонды җирләренең гомуми мәйданы 43814 га тигез. Аның 38379 га -  урман белән капланган җирләр, шуның 7454 га - урман культуралары. Кушылмаган урман культуралары 1460 га мәйданны били.

  

Урман хуҗалыгы составына 4 урманчылык керә:

  • Актүбә урманчылыгы - 9569 га;
  • Бөгелмә урманчылыгы - 9795 га;
  • Петровка урманчылыгы - 9890 га;
  • Ютазы урманчылыгы - 14560 га.

   

Урман төркемнәре буенча гомуми мәйданның бүленеше:

  • I төркем - 39831 га;
  • II төркем - 3983 га.

  

Өстенлек итүче токымнар буенча урман белән капланган мәйданнар бүленеше:­

  • ылыслы агачлар барлыгы 7442 га мәйданны били (шул исәптән: нарат - 6800 га; чыршы - 374 га);
  • каты яфраклы агачлар барлыгы 6764 га мәйданны били (шул исәптән: имән - 6297 га);
  • йомшак яфраклы агачлар барлыгы 24173 га мәйданны били (шул исәптән: каен - 15828 га; усак - 6044 га; юкә - 1774 га).

  

Агачларның гомуми запасы - 5295,0 мең м3. Урман бүлемтеге - 47,9 мең кв. м3.

Мөхәммәтханова Гөлнара Зөфәр кызы
"Бөгелмә урманчылыгы" ДКУ
Мөхәммәтханова Гөлнара Зөфәр кызы
Телефон:
8 (85594) 9-65-00
Email:
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International