"Буа урманчылыгы" ДКУ

назад

Буа урман хуҗалыгы Татарстан Республиканың көньяк-көнбатыш өлешендә­ Буа, Чүпрәле, Апас һәм Тәтеш административ районнары территориясендә урнашкан. Буа урман хуҗалыгы урман фонды җирләренең гомуми мәйданы 17640 га тигез, шул исәптән 16422 га - урман белән капланган җирләр, шуның 5140 га - урман культуралары. Кушылмаган урман культуралары 252 га мәйданны били.

  

Урман хуҗалыгы составына 3 урманчылык керә:

  • Буа урманчылыгы - 7943 га;
  • Чүпрәле урманчылыгы - 3051 га;
  • Төбәк-Чиркәү урманчылыгы - 6646 га.

  

Урман төркемнәре буенча гомуми мәйданның бүленеше:

  • I төркем - 13209 га;
  • II төркем - 4431 га.

  

Өстенлек итүче токымнар буенча урман белән капланган мәйданнар бүленеше:­

  • ылыслы агачлар барлыгы 3800 га мәйданны били (шул исәптән: нарат - 3685 га; чыршы - 86 га);
  • каты яфраклы агачлар барлыгы 6145 га мәйданны били (шул исәптән: имән - 5834 га);
  • йомшак яфраклы агачлар барлыгы 6218 га мәйданны били, шул исәптән: каен - 115 га, усак - 2740 га, юкә - 3086 га;
  • куаклыклар - 259 га.

  

Агачларның гомуми запасы - 2164,9 мең м.3. Урман бүлемтеге - 16,6 мең кв. м3.

Гатауллин Илнар Илдус улы
"Буа урманчылыгы" ДКУ
Гатауллин Илнар Илдус улы
Телефон:
8 (84374) 3-73-79
Email:
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International