"Зеленодольск урманчылыгы" ДКУ

назад

  

Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы Татарстан Республиканың төньяк-көнбатыш өлешендә Зеленодольск административ районы территориясендә ­ урнашкан. ­Зеленодольск урман хуҗалыгы урман фонды җирләренең гомуми мәйданы 26356 га тигез. Шул исәптән, урман белән капланган җирләр - 24613 га, шуларның 9268 га – урман культуралары. Кушылмаган урман культуралары 258 га мәйданны били.

 

Урман хуҗалыгы составына 4 урманчылык керә:

  • Әйшә урманчылыгы - 5520 га;
  • Васильевка урманчылыгы - 2983 га;
  • Зеленодольск урманчылыгы - 8661 га;
  • Кызыл Октябрь урманчылыгы - 9192 га.

   

Урман төркемнәре буенча гомуми мәйданның бүленеше:

  • I төркем - 26356 га.

  

Өстенлек итүче токымнар буенча урман белән капланган мәйданнар бүленеше:­

  • ылыслы агачлар барлыгы 13464 га мәйданны били (шул исәптән: нарат - 11479 га; чыршы - 1639 га);
  • каты яфраклы агачлар барлыгы 924 га мәйданны били (шул исәптән: имән - 920 га);
  • йомшак яфраклы агачлар барлыгы 10194 га били, шул исәптән: каен - 7021 га, усак - 2082 га, юкә - 3086 га;
  • куаклыклар - 31 га.

  

Агачларның гомуми запасы - 6092,6 мең м.3. Урман бүлемтеге - 10,7 мең кв. м3.

Абдуллин Наил Зөфәр улы
"Зеленодольск урманчылыгы" ДКУ
Абдуллин Наил Зөфәр улы
Телефон:
8 (84371) 6-34-02
Email:
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International