"Ары урманчылыгы" ДКУ

назад

Ары урман хуҗалыгы 1935 елда оешкан. Ул­ Биектау һәм Әтнә административ районнары территориясендә урнашкан. Урман фонды җирләренең гомуми мәйданы 17104 га тигез. Шул исәптән, 16199 га - урман белән капланган җирләр, шуларның 4890 га - урман культуралары. Кушылмаган урман культуралары 287 га мәйданны били.

  

Урман хуҗалыгы урманчылыкларга бүленмәгән.

  

Урман төркемнәре буенча гомуми мәйданның бүленеше:

  • I төркем - 12702 га;
  • II төркем - 3497 га.

   

Өстенлек итүче токымнар буенча урман белән капланган мәйданнар бүленеше:­

  • ылыслы агачлар барлыгы 7541 га мәйданны били (шул исәптән: нарат - 6552 га; чыршы - 918 га);
  • каты яфраклы агачлар барлыгы 2334 га мәйданны били (шул исәптән: имән - 2258 га);
  • йомшак яфраклы агачлар барлыгы 6324 га били (шул исәптән: каен - 2976 га, усак - 1855 га, юкә - 1533 га);

  

Агачларның гомуми запасы - 2721,2 мең м.3. Урман бүлемтеге - 24,1 мең кв. м3.

Хәлиуллин Алмаз Нәкыйп улы
Телефон:
8 (8436) 56-35-19
Email:
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International