"Кайбыч урманчылыгы" ДКУ

назад

Кайбыч урман хуҗалыгы 1931 елда оешкан, 1963 елда имән буенча махсуслашкан  Кайбыч орлыкчылык урман хуҗалыгы дип үзгәртелгән.­ Ул­ Татарстан Республикасының көнбатыш өлешендә Кайбыч, Апас һәм Зеленодольск административ районнары территориясендә урнашкан. Урман фонды җирләренең гомуми мәйданы 24569 га тигез. ­Шул исәптән, 23009 га - урман белән капланган җирләр, шуның 9193 га - урман культуралары. Кушылмаган урман культуралары 540 га мәйданны били.

   

Урман хуҗалыгы составына 4 урманчылык керә:

  • Балтач урманчылыгы - 5529 га;
  • Бәрлебаш урманчылыгы - 7510 га;
  • Күгәй урманчылыгы - 4790 га;
  • Русак урманчылыгы - 6740 га.

   

Урман төркемнәре буенча гомуми мәйданның бүленеше:

  • I төркем - 7550 га;
  • II төркем - 17019 га.

   

Өстенлек итүче токымнар буенча урман белән капланган мәйданнар бүленеше:­

  • ылыслы агачлар барлыгы 1699 га мәйданны били (шул исәптән: нарат - 1259 га; чыршы - 918 га);
  • каты яфраклы агачларныд гомуми мәйданы - 14523 га (шул исәптән: имән-14244 га);
  • йомшак яфраклы агачлар барлыгы 6787 га били (шул исәптән: каен - 333 га, усак - 1881 га, юкә - 423 га);

   

Агачларның гомуми запасы - 3610,9 мең м.3. Урман бүлемтеге - 12,7 мең кв. м3.

Хәффазов Илгиз Хәффаз улы
"Кайбыч урманчылыгы" ДКУ
Хәффазов Илгиз Хәффаз улы
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International