"Кызыл Йолдыз урманчылыгы" ДКУ

назад

Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы Татарстан Республикасының үзәк өлешендә Балык Бистәсе, Мамадыш, Теләче һәм Саба административ районнары территориясендә урнашкан. Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы урман фонды җирләренең гомуми мәйданы­ 42348 га тигез, шул исәптән урман­ белән капланган җирләр - 39469 га, шуның 12103 га - урман культуралары. Кушылмаган урман культуралары 962 га мәйданны били.

  

Урман хуҗалыгы составына 5 урманчылык керә:

  • Әбде урманчылыгы - 12229 га;
  • Арча урманчылыгы - 7465 га;
  • Котлы Бөкәш урманчылыгы - 6461 га;
  • Балык Бистәсе урманчылыгы - 5226 га;
  • Теләче урманчылыгы - 10967 га.

  

Урман төркемнәре буенча гомуми мәйданның бүленеше:

  • I төркем - 9725 га;
  • II төркем - 32623 га.

   

Өстенлек итүче токымнар буенча урман белән капланган мәйданнар бүленеше:­

  • ылыслы агачлар барлыгы 9210 га мәйданны били (шул исәптән: нарат - 4089 га; чыршы - 4824 га);
  • каты яфраклы агачлар барлыгы 13817 га мәйданны били (шул исәптән: имән - 9597 га);
  • йомшак яфраклы агачлар барлыгы 16422 га мәйданны били (шул исәптән: каен - 8807 га, усак - 3457 га, юкә - 3426 га);
  • куаклыклар - 20 га.

  

Агачларның гомуми запасы - 4055,3 мең м.3. Урман бүлемтеге - 24,1 мең кв. м3.

Таҗмиев Нияз Марат улы
Email:
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International