"Лаеш урманчылыгы" ДКУ

назад

Лаеш урман хуҗалыгы 1931 елда оешкан. Ул Лаеш, Питрәч һәм Балык Бистәсе административ районнары территориясендә урнашкан.­ Урман фонды җирләренең гомуми мәйданы 33692 га тигез. Шул исәптән, 31772 га - урман белән капланган җирләр, шуның 10148 га - урман культуралары. Кушылмаган урман культуралары 348 га мәйданны били.

   

Урман хуҗалыгы составына 3 урманчылык керә:

  • Лаеш урманчылыгы - 12517 га;
  • Питрәч урманчылыгы - 12935 га;
  • Янтык урманчылыгы - 8240 га.

   

Урман төркемнәре буенча гомуми мәйданның бүленеше:

  • I төркем - 28868 га;
  • II төркем - 4824 га.

  

Өстенлек итүче токымнар буенча урман белән капланган мәйданнар бүленеше:­

  • ылыслы агачлар барлыгы 8236 га мәйданны били (шул исәптән: нарат - 7322 га; чыршы - 684 га);
  • каты яфраклы агачлар барлыгы 7892 га мәйданны били (шул исәптән: имән - 7590 га);
  • йомшак яфраклы агачлар барлыгы 15446 га мәйданны били (шул исәптән: каен - 3362 га, усак - 2602 га, юкә - 8560 га);
  • куаклыклар - 198 га.

  

Агачларның гомуми запасы 5273,1 мең м.3. Урман бүлемтеге 18,5 мең кв. м3.

Изибеков Валерий Викторович
"Лаеш урманчылыгы" ДКУ
Изибеков Валерий Викторович
Телефон:
8 (84378) 2-76-90
Email:
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International