"Идел буе урманчылыгы" ДКУ

назад

Идел буе урман хуҗалыгы Татарстан Республикасының көнбатыш өлешендә Югары Ослан, Зеленодольск, Апас, Кама Тамагы һәм Кайбыч административ районнары территориясендә урнашкан. Идел буе урман хуҗалыгы урман фонды җирләренең гомуми мәйданы 27582 га тигез. Шул исәптән, урман белән капланган җирләр - 25500 га, шуның 5708 га - урман культуралары. Кушылмаган урман культуралары 533 га мәйданны били.­

   

Урман хуҗалыгы составына 5 урманчылык керә:

  • Ключище урманчылыгы - 6305 га;
  • Зөя урманчылыгы - 7314 га;
  • Тәмте урманчылыгы - 5053 га;
  • Чулпан урманчылыгы - 5440 га;
  • Шеланга урманчылыгы - 3470 га.

   

Урман төркемнәре буенча гомуми мәйданның бүленеше:

  • I төркем - 21303 га;
  • II төркем - 6279 га.

   

Өстенлек итүче токымнар буенча урман белән капланган мәйданнар бүленеше:­

  • ылыслы агачлар барлыгы 2867 га мәйданны били (шул исәптән: нарат - 1951 га; чыршы - 853 га);
  • каты яфраклы агачлар барлыгы 14606 га мәйданны били (шул исәптән: имән - 14112 га);
  • йомшак яфраклы агачлар барлыгы 7899 га мәйданны били (шул исәптән: каен - 1214 га, усак - 3165 га, юкә - 2834 га);
  • куаклыклар - 128 га.

  

Агачларның гомуми запасы - 3631,2 мең м3. Урман бүлемтеге - 27,9 мең кв.м3.

Абдуллин Илназ Миңнәхмәт улы
Телефон:
8(84379)3-18-54
Email:
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International