"Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ

назад

Шәһәр яны урман хуҗалыгы 1945 елда оешкан. Ул Лаеш, Биектау, Питрәч административ районнары территориясендә­ һәм өлешчә Казан шәһәре эчендә урнашкан. Урман фонды җирләренең гомуми мәйданы 30504 га тигез, шул исәптән, 28425 га - урман белән капланган җирләр, шуның 7422 га - урман культуралары.­ Кушылмаган урман культуралары 325 га мәйданны били.

  

Урман хуҗалыгы составына 5 урманчылык керә:

  • Биектау урманчылыгы - 8580 га;
  • Идел урманчылыгы - 1644 га;
  • Иске-Казан урманчылыгы - 7139 га;
  • Матюшино урманчылыгы - 5727 га;
  • Столбище урманчылыгы - 7414 га.

   

Урман төркемнәре буенча гомуми мәйданның бүленеше:

  • I төркем - 30504 га.

  

Өстенлек итүче токымнар буенча урман белән капланган мәйданнар бүленеше:­

  • ылыслы агачлар барлыгы 12350 га мәйданны били (шул исәптән: нарат - 11929 га; чыршы - 302 га);
  • каты яфраклы агачлар барлыгы 4421 га мәйданны били (шул исәптән: имән - 4274 га);
  • йомшак яфраклы агачлар барлыгы 11470 га мәйданны били (шул исәптән: каен - 5056 га, усак - 2157 га, юкә - 4051 га);
  • куаклыклар - 184 га.

   

Агачларның гомуми запасы 6037,6 мең м3

Кәшафиев Илнур Рафаэль улы
Телефон:
8 (843) 234-08-42
Email:
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International