"Тәтеш урманчылыгы" ДКУ

назад

Тәтеш урман хуҗалыгы 1936 елда оешкан. Ул ­Татарстан Республикасының көньяк-көнбатыш өлешендә Тәтеш, Кама Тамагы, Буа һәм Апас административ районнары территориясендә урнашкан. Урман фонды җирләренең гомуми мәйданы 37482 га тигез, шул исәптән, 35051 га - урман белән капланган җирләр, шуның 7002 га - урман культуралары. Кушылмаган урман культуралары 718 га мәйданны били.

  

Урман хуҗалыгы составына 4 урманчылык керә:

  • Килдеш урманчылыгы - 9892 га;
  • Келәр урманчылыгы - 10928 га;
  • Тархан урманчылыгы - 6806 га;
  • Тәтеш урманчылыгы - 9856 га.

  

Урман төркемнәре буенча гомуми мәйданның бүленеше:

  • I төркем - 27886 га;
  • II төркем - 9596 га.

  

Өстенлек итүче токымнар буенча урман белән капланган мәйданнар бүленеше:­

  • ылыслы агачлар барлыгы 1233 га мәйданны били (шул исәптән: нарат - 995 га; чыршы - 201 га);
  • каты яфраклы агачларның гомуми мәйданы - 17203 га (шул исәптән: имән - 17066 га);
  • йомшак яфраклы агачлар барлыгы 16615 га мәйданны били (шул исәптән: каен - 987 га, усак - 1866 га, юкә - 13171 га);

  

Агачларның гомуми запасы - 5329,2 мең м.3. Урман бүлемтеге - 9,2 мең кв. м3.

Рәхмәтуллин Ранил Заһит улы
Телефон:
8 (84373) 2-56-66
Email:
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International